+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
19 Май 2020, 18:40

Җинаять уналты елдан соң ачылган

Уфада 16 ел элек һөҗүм иткән җинаятьчене эзләү төгәлләнде.

Уфада 16 ел элек һөҗүм иткән җинаятьчене эзләү төгәлләнде.

Җинаять эшен җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә 37 яшьлек уфалының гаебе исбатланган.

Тикшерү ачыклаганча, 2004 елда егет урамда 23 яшьлек кыз белән танышырга маташкан. Баш тартуны ул авыр кабул иткән, шуңа күрә бичараны күзәтеп барган һәм аулак урында һөҗүм иткән. Кызга ватык шешә белән янап, җинаятьче аның акчасын һәм телефонын урлый һәм көчли.

Ирне оператив рәвештә табып булмый. 2020 елда гына тикшерүчеләр урлау һәм кыйнау өчен хөкем ителгән 37 яшьлек уфалының эшен ачыкланмаган көчләү белән чагыштыра. Зыян күрүче көчләүчене таныган, шуңа күрә бу эш буенча исбатлау базасы судка тапшырылган.

Фото: slon.fr
Читайте нас