+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
19 Май 2020, 15:10

Сөйгәне кулыннан харап булган

Башкортстанда Салават районында яшәүче хәбәрсез югалган 43 яшьлек хатынны эзләү төгәлләнде.

Башкортстанда Салават районында яшәүче хәбәрсез югалган 43 яшьлек хатынны эзләү төгәлләнде.

Ул узган елның октябрь аенда ук юкка чыккан иде. Хатынның эзсез югалуын сизеп алган беренче кеше аның ахирәте була: ул хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә дә.

Озак эзләүләр барышында полиция хезмәткәрләре югалган кеше белән нәрсә булганын ачыклый алган: хатын юкка чыккан көнне үк өйдәше кулыннан үлгән. Ир сөеклесенә пычак кадаган һәм аның гәүдәсен урманда күмгән.

Тикшерү-оператив чаралар нәтиҗәсендә, 52 яшьлек ирнең хатынның юкка чыгуына катнашлыгы ачыклана.

2019 елның октябрендә өйдәшләр Юрүзән елгасы ярыннан ерак түгел табын кора, аннан кайтканда алар арасында низаг чыга. Җинаять кылганнан соң, җаһил хатынның мәетен урманда күмеп, өенә әйләнеп кайта, ә соңыннан берничә ай эчендә республиканы ташлап китә.

Хәзерге вакытта зыян күрүченең гәүдәсе табылган, кирәкле эксперт тикшеренүләре билгеләнгән, тоткарланучы белән беренчел тикшерү чаралары үткәрелгән һәм суд тарафыннан гаепләү белдерелгән. Ул сак астына алынган.

Фото: bashnews.ru
Читайте нас