Водитель машина белән идарә иткән вакытта исерек булган.
19 май кичендә Балакатай районының Шакарлы авылында Совет урамында кечкенә бала белән авария булган. ЮХХДИ хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, Чиләбе өлкәсендә яшәүче 58 яшьлек ир "Toyota Corolla" руле артында өч яшьлек кызны бәрдергән.
Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган баланы дәваханәгә алып киткәннәр. Билгеле булганча, кыз нәнәсе янында кунакта булган.
- Тикшерү барышында машина йөртүченең исерек булуы ачыкланды. Аның сүзләренә караганда, ул юл-транспорт һәлакәтеннән соң спиртлы эчемлекләр кулланган. Ир-атка карата административ материаллар төзелде, - дип шәрехләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.