+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
20 Май 2020, 07:35

Сөяркәсенең кызына 20 тапкыр пычак кадаган

7 һәм 16 яшьлек ике кызын бу адәм актыгына калдырып киткән ана ни хәлдә?

7 һәм 16 яшьлек ике кызын бу адәм актыгына калдырып киткән ана ни хәлдә?

Нефтекама шәһәрендә яшәүче ирне 12 елга төрмәгә утыртканнар, ул 16 яшьлек кызга 20 тапкыр пычак белән кадаган. Җинаять турында «КП-Татарстан» язган.

Бу хәл узган елның җәй азагында булган, 35 яшьлек ир сөяркәсе янына Татарстанның Алексеевск районына кунакка килгән. Ханымга Казанга эш буенча барырга кирәк булган, һәм ул дустына аның 7 яшьлек һәм 16 яшьлек кызларына күз колак булырга кушкан.

Төнлә ир кызларның өлкәненә һөҗүм иткән һәм пычак белән аңа яралар салган. Яралануга карамастан, кыз исән калган. Җинаятьче моны аңлап, баланы мендәр белән буарга маташкан, әмма корбан кайдандыр көч табып аны этеп җибәргән һәм чыгып качкан.

Ирне шунда ук тоткарлаганнар. Суд шушы көннәрдә булган. Утырышта гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Ул хулиганлык ниятеннән аеруча рәхимсез мөгамәләдә үтерү белән янаган өчен махсус режимлы колониядә 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Баласының гомерен бер белмәгән сөяркәгә тапшырган ананы кем хөкем итәр? Тормыш сабагы алганмы, әллә һаман әле ирле булуны бала бәхетеннән алга куямы? Бу сорауларга җавапны тормыш кына бирер.

Фото: "ВКонтакте"


Читайте нас