+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
21 Май 2020, 13:05

ЮХХДИ начальнигы авария ясаган

Шөкер, беркем дә каза күрмәгән.

Шөкер, беркем дә каза күрмәгән.

Чиләбе өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе (ЮХХДИ) башлыгы Андрей Харцызов 17 майда автомобиль авариясенә тарыган. Шунысы үзенчәлекле: нәкъ менә ул юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип табылган.

Һәлакәт видеосы социаль челтәрләрдә берничә көннән соң гына халыкка җиткерелде, дип хәбәр итә kursdela.biz.

Юл авариясе, өстәвенә, Чиләбедән чыкканда юл-патруль хезмәте посты янында булган. "Toyota Land Cruiser" машинасының руле артында Харцызов үзе булган һәм ул "Nissan X-Trail" белән бәрелешкән, шуннан соң янәшәдә туктап торган "Lada" машинасын да эләктергән.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кешеләр зыян күрмәгән.

Фото "Известия"
Читайте нас в