Росгвардия штурм ясап җинаятьчене кулга алган.
Мәскәү үзәгендә «Альфа банк» бүлекчәсе бинасында кешеләрне заложник итеп алган ирне хокук саклау органнары тоткарлаган, дип хәбәр итте РБК.
Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, билгесез кеше банк бүлегенә кергән һәм анда бомба куелуын әйткән. Ул сәер таләпләр куйган: күп суммада акча һәм... Ольга Бузованы үзе янына китерүне таләп иткән.
Полициядә әйтүләренчә, штурм барышында зыян күрүчеләр булмаган.
Тикшерү комитеты Русия Җинаять кодексының 206 мәддәсе буенча (заложниклар алу) җинаять эше кузгатты.
Башта киңкүләм мәгълүмат чаралары җинаятьче кулында берничә заложник булуы турында хәбәр итте, әмма аннары басып алу вакытында эчтә булган кайбер кешеләрнең бинадан чыгып китә алулары билгеле булды.
Фото "Известия"