+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
23 Май 2020, 10:10

Илештә атыш...

Кичә көндез Илеш районының Югары Яркәй авылында яшәүчеләр атыш оештырган. Ике шоферның низагы видеога эләккән.

Кичә көндез Илеш районының Югары Яркәй авылында яшәүчеләр атыш оештырган. Ике шоферның низагы видеога эләккән.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, "Лада Гранта" автомашинасы хуҗасы "ВАЗ-2114" шоферы дөрес тукталмаган һәм үзенең машинасына аз гына бәрелми калган, дип исәпләгән. Ирләр тиргәшә башлаган.
"ВАЗ-2114" хуҗасы машинасыннан автомат ала һәм бәхәс башлаучы ягына берничә тапкыр ата. Бәхеткә, конфликт нәтиҗәсендә, янәшәдә балалар булса да, беркем дә зыян күрмәгән. Полиция хезмәткәрләре кайнар эзләрдән атучыны ачыклаган һәм полициягә китергән. Автоматны ир законлы нигездә сатып алган.
Хәзерге вакытта атучыга карата тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча законнар нигезендә карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә ведомство.
"Балалар булган җирдә корал куллану, кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау бик начар, - дип ачулана урындагы халык. - Хокук саклау органнарыннан җинаятьчене катгый рәвештә җәзалауны сорыйбыз".
Фото: bash.dtp.ru
Читайте нас