+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
24 Мая 2020, 07:45

Бер аягын - агачка, икенчесен автомобильгә бәйләгәннәр

Күптән түгел Кушаренко районынның Купай авылында яшәүче ике ир аеруча каты мөгамәлә белән кеше үтергән өчен хөкем ителде.

Күптән түгел Кушаренко районынның Купай авылында яшәүче ике ир аеруча каты мөгамәлә белән кеше үтергән өчен хөкем ителде.

Алар кылган җинаять 2018 елның сентябрендә бөтен республиканы тетрәндерде «КП – Уфа» хәбәр иткәнчә, ике дус өченче кеше итеп авылдашын эчәргә чакыра. Исереп алгач, бер җинаятьче һәлак булучы белән низагка керә. Җинаятьче аңа апасын кыерсыткан өчен дәгъвә белдерә.

Шулай итеп, эш сугышка барып җитә һәм хөкем ителүче үз корбанын куллары, аяк, көрәк белән кыйный башлый. Иптәше дә аңа ярдәмгә килә. Алар моның белән генә туктамый – дуслар корбаннын бер аягын бау белән агачка, ә икенчесен - автомобильгә бәйли. Аларның берсе рульгә утыра һәм кузгалып китә, суд белдергәнчә, шул рәвешле корбанга аеруча каты газаплар китерә. Соңыннан алар аны вак таш юлдан чокырга кадәр 1,5 чакрым алып баралар, анда ташлап өйләренә кайтып китәләр.

Җинаятьчеләрнең берсенә суд, бер ел алты айга иреген чикләп, катгый режимлы төзәтү колониясендә 15 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгели. Икенчесен, бер ел да алты айга иреген чикләп, катгый режимлы төзәтү колониясендә 13 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Беренчесе гаепне өлешчә таныган, ә икенче танымаган, ул зыян күрүчегә тотынмаган, мәетен яшерергә булышканлыгын әйткән.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас