+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
25 Май 2020, 17:10

Филипп Киркоровка хөкем карары чыгарылды

Аннан 2,3 миллион сум чамасы акча түләтәләр.

Аннан 2,3 миллион сум чамасы акча түләтәләр.

Мәскәүнең Таганка районы суды дүшәмбе көнне җырчы Филипп Киркоровны аның Мәскәү өлкәсенең Одинцово районындагы йортын төзекләндерү белән шөгыльләнүче эшкуарга 2,2 миллион сумнан артык акча түләргә мәҗбүр итте, дип хәбәр итте «РИА Новости»га судның матбугат сәркатибе Зөлфия Гринчук.

Шул рәвешле, суд дәгъва таләпләрен өлешчә канәгатьләндерде - башта төзүче 7,5 миллион сумнан артык таләп иткән.

"Мәскәүнең Таганка районы суды карары белән 2020 елның 25 маенда Маринин Петр Владиславовичның башкарылган төзелеш эшләре өчен 2 282 784 сум түләтелә, шулай ук 19 613 сум 92 тиен күләмендә дәүләт пошлинасы", - диде матбугат сәркатибе.

Ремонт 2017 елда эшләнгән, судка эшкуар 2019 елның июлендә мөрәҗәгать иткән, тикшерү дәлилләр һәм экспертиза билгеләнү аркасында шул кадәр вакыт алган.

Фото РИА Новости.
Читайте нас