+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 Май 2020, 05:04

Укытучы апа укучысын аздырган

Ә сез һаман "Укытучы әрчемәгән бәрәңге ашыймы икән?" - дип баш ватасызмы?

Ә сез һаман "Укытучы әрчемәгән бәрәңге ашыймы икән?" - дип баш ватасызмы?

Әстерханның Киров районы суды 32нче Әстерхан урта мәктәбе укытучысын 15 яшьлек укучыга карата бозык гамәлләр кылуда гаепле дип тапкан һәм аны 2 ел һәм 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Әстерхан өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ул Русия Җинаять кодексының 134 мәддәсенең 1нче өлеше, 135 мәддәсенең 1нче өлеше (уналты яше тулмаган бала белән җенси якынлык кылу һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр) буенча каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип табылды. Әстерхан шәһәренең Киров районы суды карары белән бу хатын 2 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Аңа биш ел дәвамында укытучы булып эшләү тыела», диелә хәбәрдә.

Тикшерү һәм суд тарафыннан 2019 елның ноябреннән 2020 елның февраленә кадәр укытучының яшүсмер белән җенси элемтәгә керүе, шулай ук аңа карата бозык гамәлләр кылуы ачыкланган.

2020 елның 10 февралендә "Астрахань FM" басмасы сайтында портал редакциясенә 32нче мәктәп укучыларының берсенең әнисе мөрәҗәгать иткән һәм 15 яшьлек тугызынчы сыйныф укучысының интим элемтәләре турында 35 яшьлек укытучы сөйләгән мәгълүмат пәйда булган. Җинаять эше киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәре буенча кузгатылган.



Читайте нас