+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
26 Май 2020, 07:25

Ярлыкарга ярамый, үтерергә!

Укытучыны үтерү гаебен 18 һәм 20 яшьлек ике бертуган гомерләре белән түләячәк.

Укытучыны үтерү гаебен 18 һәм 20 яшьлек ике бертуган гомерләре белән түләячәк.

Җинаять узган елның апрелендә теркәлә. Могилев өлкәсендәге шәхси йортта, янгын сүндергәннән соң, көч кулланып үтерү билгеләре булган 47 яшьлек хуҗабикәнең гәүдәсе табылган.

Җинаять кылуда шикләнелүчеләр кулга алынган. Алар урлау өчен элек хөкем ителгән ике бертуган булган, аларның йортында зыян күрүченең милкен тапканнар.

Тикшерү фаразы буенча, гаепләнүчеләр элегрәк зыян күрүче белән таныш була, алар арасында дошманлык мөнәсәбәтләре урнаша.

...Хатын яшь кешеләрне өйгә керткәч, алар аны кыйный, ә аннары зыян күрүчегә пычак белән күпсанлы җәрәхәтләр ясыйлар. Шулай ук гаепләнүчеләр өйдән компьютер техникасы һәм азык-төлек урлаган. Эзләрен яшерү максаты белән алар йортка ут төрткән. Могилев өлкә судының җинаять эше буенча коллегиясе 10 гыйнварда аларны үлем җәзасына хөкем итте. Ә шушы көннәрдә илнең Югары суды үлем җәзасын көчендә калдырды.

Белоруссия Европада үлем җәзасы кулланыла торган бердәнбер ил булып тора. 1996 елда аны гамәлдән чыгару мәсьәләсе гомумдәүләт референдумында каралды. Әлеге җәза чарасын саклап калу өчен ул вакытта плебисцитта катнашучыларның 80,5 проценты тавыш биргән.

Ә бездә биш кешене үтерүче дә яши...

Фото: ksovd.org
Читайте нас