+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
27 Май 2020, 12:50

Хатын полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән...

Хокук сакчылары аның иреннән битлек киүне сораган булган.

Хокук сакчылары аның иреннән битлек киүне сораган булган.

Чиләбенең бер сәүдә кибетендә 32 яшьлек хатын-кыз полицейскийга һөҗүм иткән.

Полицейский яшь гаиләне кибет эчендә туктаткан. Ир битлек кимәгән булган. Хокук сакчылары битлек киюне сорагач та, ул баш тарткан. Арытаба полицейскилар протокол төзи башлагач, хатын аларның берсен тукмый башлаган. Хокук сакчысы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Ир белән хатынны полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Хатын-кызга карата материаллар карар кабул итү өчен тикшерү органнарына җибәрелгән. Аңа ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Мәгълүм булуынча, Чиләбе өлкәсендә 12 майдан башлап битлек режимы кертелгән.

Фото: Риа Новости сайтыннан.


Читайте нас