+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
27 Май 2020, 10:48

Сеңлесен үтергән, үзе ничек яшәр?

Салават шәһәрендә 17 яшьлек кызга суд хөкем карары чыгарды.

Салават шәһәрендә 17 яшьлек кызга суд хөкем карары чыгарды.

Салават шәһәре суды сеңлесен сулы таста батырган 17 яшьлек кызның бер елга иреген чикли.

«Кеше үтерү» мәддәсе буенча эш «Саксызлык буенча кеше үтерү» мәддәсенә яңадан квалификацияләнә.

Бу хәл 2019 елның 13 сентябрендә булган. Ике кыз да тәрбиягә алган гаиләдә үскән.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, кыз сеңлесен мунчага алып барган, башын сулы таска тыккан һәм, аңа дәресләр әзерләргә комачаулаган өчен, күпмедер вакыт шунда тоткан. 17 яшьлек кыз кадет мәктәбендә яхшы өлгәшлек белән укыган. Аның тәртибенә зарланучы булмаган. Бу көнне аның белән нинди тойгылар идарә иткәндер, белмәссең...

Җәзаны бер ел иреген чикләү рәвешендә билгеләделәр: кыз өйдә җәза үтәчәк, тик аның кайбер гамәлләренә чикләүләр булачак.

Үлгән кызга нибары 7 яшь булган. Шундый коточкыч газап кичереп җан биргән баланың гомере бер ел ирегеннән чикләү белән бәяләнә. Бу очракта аның балигъ булмавы исәпкә алынган, әлбәттә. Хәер, хөкем карары җирдә генә чыгарылмый бит әле.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас