Бөре шәһәрендә чаң сугалар.
Цюрупа һәм Ленин урамнары киселешендә ачык, тирән люк бар. Бала түгел, үзең өчен куркырсың! Андагы су Агыйделгә таба ага. Коточкыч фаҗига булганчы, чара күрсеннәр иде, дип язганнар социаль челтәрләргә.
Бөре районы хакимиятенең рәсми вәкиле Виктория Бурдина хәбәр итүенчә, әлеге люкны япканнар. Сигналыгыз өчен рәхмәт, дигән ул.
Менә шулай, “Инцидент-менеджмент” системасы көн саен йөзләгән мөрәҗәгатьне терки һәм чара күрү өчен тиешле учреждениеләргә, хезмәтләргә җибәрә. Аның ярдәмендә әллә күпме фаҗигаләр булмый калды, гомерләр сакланды.
Фото: Бөре шәһәре хакимияте