Балакатай районында 15 яшьлек кызның гомерен өзгән вәхши табылган.
2006 елда Балакатай районы авылларының берсендә 15 яшьлек кыз югалган. Бер атна узгач, чокырда аның мәетен табып алалар, кызны кемдер көчләгән һәм үтергән булып чыккан.
Ул чакта җинаятьчене тотып булмый. 2019 елда криминалист белгечләр җинаять урынында табылган биологик эзләрне урлашу өчен хөкем ителгән 31 яшьлек ир-ат мәгълүматлары белән чагыштыра алган. Шикләнелүче 14 ел элек кызга һөҗүм иткән, аны кыйнаган, көчләгән һәм үтергән икән. Ир кеше үтерүдә һәм көчләүдә үз гаебен таныган.
"11 октябрьдә сеңлем Көзге балга киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Әни төнлә аны эзли башлаган, әмма ул табылмаган. Соңыннан барлык туганнар, укучылар эзләде. Ул вакытта мин авылда түгел идем. Бу ир исерек хәлдә булган, сеңлемә җенси акт тәкъдим иткән, максатына ирешә алмагач, аны көчләгән һәм үтергән", – дип искә ала мәрхүмнең апасы.
«Бүген суд булды, эш туктатылды. Ул, гомумән, иректә йөри, безнең янга, берни дә булмаган кебек, үз машинасында текә генә килеп туктады. Судта җинаять өчен җәза бирү вакыты узды, диделәр. Без адвокат ялладык, апелляция бирәчәкбез", - дип өстәгән ул.
Фото:https://gorobzor.ru/