Ул, тиз генә кибеткә кереп чыгам, дип, юкка чыккан...
Русия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 30 майда кичке тугызлар тирәсендә Волгоград шәһәренең Дзержинск районында полициягә 43 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.
Ул сөйләгәнчә, 51нче Гвардия дивизиясе урамындагы йорт ишегалдында аның янына балалы билгесез бер хатын килгән. Ул кибеттән кирәк-ярак сатып алганчы ун минут чамасы гына баласын карап торуын үтенгән дә юкка чыккан. Байтак вакыт үтеп тә хатын улы артыннан килмәгәч, полиция чакыртырга мәҗбүр булганнар.
Малайга якынча 4-5 яшь, ул социаль учреждениегә урнаштырылган. Аның әнисен эзлиләр.
Фото: Русия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсе.