+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
31 Май 2020, 10:00

"Ышану мөмкин түгел..."

Кызганыч, әмма юл һәлакәтләре кешенең яшенә карап тормый...

Кызганыч, әмма юл һәлакәтләре кешенең яшенә карап тормый...
Кичә 19 яшьлек егет фаҗигале рәвештә һәлак булды.
Благовещен районында егет һәм аның 33 яшьлек пассажиркасы трасса буйлап барганда мотоцикл кюветка төшеп киткән. Сәбәбе - егет идарәне югалткан. Яшь водитель шунда ук һәлак булган. "Ашыгыч ярдәм" машинасы хатынны дәваханәгә алып киткән: ул күпсанлы имгәнүләр алган.
Егетнең водитель таныклыгы булмаган.
Туганнары һәм якын дуслары егетнең юклыгына ышана алмыйлар. Аларның сүзләренә караганда, ул бик ачык күңелле кеше булган.
Читайте нас