+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
1 июнь 2020, 10:05

Битлегеңне ки, перчаткаңны ал!

Югыйсә, моның өчен ару гына штраф түләргә туры киләчәк.

Югыйсә, моның өчен ару гына штраф түләргә туры киләчәк.

Башкортстанда бер атна эчендә полиция хезмәткәрләре югары әзерлек режимын бозган, ә атап әйткәндә, битлек һәм перчаткалар кимәгән өчен, 1,5 мең кешене штрафка тарттырган.

Соңгы мәгълүматларны республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның Җәмәгать хәвефсезлеге ведомствоара советы секретаре Алексей Касьянов җиткерде.

"Бу бары тик бик аз өлеше генә. 65+ категорияле гражданнар белән кисәтү һәм аңлату эшләре алып барыла. Әлбәттә, закон бозу очраклары төзелгән протоколларга караганда күбрәк", - диде Алексей Касьянов.

Искәртеп узабыз, 12 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров югары әзерлек режимы турындагы Указны үзгәртте. Бер таләп – битлекләрне һәм перчаткаларны мәҗбүри киеп йөрү - үзгәрешсез калды.

Фото: gorobzor.ru
Читайте нас