Байкал арты краенда хәрби частьтә атыш оештыручы солдат Рамил Шәмсетдиновка яңа гаепләү (үтерүгә һөҗүм) белдерелде. Бу хакта 1 июньдә ТАССка аның адвокаты Равил Тугушев хәбәр иткән.
Аңа 105 мәддә ("Үтерү") буенча гаепләү белдерелгән иде, ләкин, ике кеше исән калганлыктан, гаепләүне ике өлешкә бүлгәннәр. Беренчедән, 105 мәддә буенча гаепләү калды, икенчедән, "Үтерүгә һөҗүм" мәддәсе өстәләчәк.
2019 елның декабрендә Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат Байкал артындагы хәрби частьтә тискәре мөнәсәбәтләр турындагы эштә зыян күрүчеләр дип таныды. Шул ук айда рядовой хат язган, анда һәлак булучыларның гаиләләреннән гафу үтенгән. Гаепләнүче үз тормышын армиядәге хезмәт белән бәйләргә теләвен һәм кайсы мизгелдә "ычкынуын һәм соңгы адымга баруын" аңламавын белдерде. Психиатрия экспертизасы аны үз акылында дип таныды.
25 октябрьдә Рамил Шәмсетдинов каравыл сменасында хезмәттәшләренә ут ача. Сигез кеше һәлак булган, икесе яраланган. Шикләнелүчене инциденттан соң ук тоткарлыйлар.
Шул ук көнне Оборона министрлыгында 20 яшьлек рядовой Шәмсетдинов шәхси хәлләр аркасында килеп чыккан нерв өзлегүе нәтиҗәсендә атыш оештырган, дип хәбәр иттеләр. 28 октябрьдә срочникны ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерүдә гаепләделәр, дип хәбәр итә ТАСС.