Башкортстанда бөтен республика буенча угрылык белән шөгыльләнгән оешкан төркем тоткарланган.
Караклар 40 секунд эчендә иң катлаулы җинаять махинацияләрен тормышка ашыра алган. Җинаятьчеләр исәбендә алты зур урлашу очрагы бар.
Билгеле булганча, төркемнең лидеры – Уфада яшәүче 35 яшьлек ир үз җинаятьләренә Екатеринбург шәһәреннән өч танышын җәлеп иткән. Җинаятьчеләрнең башкаланың Совет, Киров, Орджоникидзе районнарында, шулай ук Салават, Мәләвез һәм Нефтекама шәһәрләрендә урлауга катнашы булуы исбатланган.
Тулаем алганда, оешкан җинаятьчел төркем 3,5 миллион сумлык 74 тун урлый алган. Караклар шулай ук байларның бикле сейфларын ача һәм зәркән эшләнмәләрен урлый.
Төркемнең барлык әгъзалары да элегрәк хөкем ителгән булган инде. Әлегә 20 тун кире кайтарылган, ә талаучылар милкенә арест салынган.