+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
2 июнь 2020, 11:45

Ир банк талаган. Әле дә эзлиләр...

Ул аннан 5 миллион cумнан артык акча алып чыгып качкан.

Ул аннан 5 миллион cумнан артык акча алып чыгып качкан.

Бу гаҗәпләндергеч хәл Мәскәүдә булган. Билгесез ир ил башкаласының бер банкына һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә, ул аннан 5 миллион сумнан артык акча урлаган. Бу хакта урындагы полиция хезмәткәрләре "Интерфакс" басмасына хәбәр иткән.

Агентлыкның әңгәмәдәше мәгълүматлары буенча, билгесез кеше банкка хезмәткәрләргә янап кергән. Аның коралы булган. Ул, акчаны эләктереп, җинаять урыныннан качкан.

Бу хәл буенча җинаять эше ачылган. Хокук сакчылары тикшерүләр үткәрә һәм матди зыянның төгәл күләмен билгели. Билгесез кешене эзләү дәвам итә.

Фото: pixabay.com
Читайте нас