Танылган адвокат Шота Горгадзе педофилны үтерүдә гаепләнүче Владимир Санкин белән очрашуы турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез: киң яңгыраш алган очрак турында берничә ай дәвамында бөтен ил гүләде.
Хәзер Владимир өй арестында. Аның эшен тиздән судка тапшырачаклар, ә Шота Горгадзе ирне судта бушлай якларга әзер. Адвокатлар командасы хезмәтләре өчен Владимир гаиләсе түгел, ә эшкуар Анна Касьяненко гаиләсе тарафыннан түләнгән.
"Бүген без Уфада чираттагы тапкыр очраштык һәм Владимир Санкин - педофил яныннан уза алмаган һәм балаларны көчләүдән саклый алган гади егет белән яклау линиясен тикшердек. Җиребез менә шундый гади ир-егетләр аркасында саклана да инде!" - дигән Шота Горгадзе.
Бу хәл төрле имеш-мимешләр белән капланган. Бер фараз буенча, Владимир ике үсмерне педофилдан саклаган, тик ирне артык нык тукмаган һәм ул дәваханәдә үлгән. Икенчесе буенча, ирләр арасында гади исерек "разборкалар" булган: Владимир, педофилны кыйнап кына калмыйча, акчасын да урлаган, имеш.
Фото: bash.news.ru