Башкортстан Югары судының суд коллегиясе 3 июньдә дознаватель кызны көчләү турында апелляцион шикаятьләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча карар игълан итте.
«Вести» хәбәр иткәнчә, эшнең ике фигуранты тулысынча акланган – Кырмыскалы эчке эшләр бүлегенең элекке җитәкчесе Салават Галиев һәм Уфа районы буенча эчке эшләр бүлегенең элекке башлыгы Эдуард Матвеев.
Шулай ук суд Уфа районы буенча эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Павел Яромчукка карата хөкем карарын йомшартты: алты елдан дүрт елга кадәр.
"Хөкем карарын гамәлдән чыгарып, апелляция хөкемен чыгардылар", — дип аңлаттылар БР Югары суды матбугат хезмәтендә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Уфаның Киров районы суды узган ел азагында элекке дозанавательне төркем белән көчләүдә гаепләнүче өч полицейскийга хөкем карары чыгарган иде.
2019 елның 26 декабрендә Эдуард Матвеев һәм Салават Галиев җидешәр елга гомум режимлы колониягә хөкүм ителгән, ә Павел Яромчук алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Шулай ук хөкем ителүчеләр зыян күрүчегә 3 миллион сум акча түләргә тиеш булды. Бүген нәкъ менә шушы хөкем карары гамәлдән чыгарылган да инде.
Фото: bashinform.ru