+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
4 июнь 2020, 11:05

Башта - хәмер, аннары пычак...

Башкортстанның Нуриман районында бер ханым ире белән елга ярына килә.

Башкортстанның Нуриман районында бер ханым ире белән елга ярына килә.

Бу хәл Каргын авылыннан ерак түгел булган, дип хәбәр итә «КП-Уфа»ның үз чыганагы.

29 май кичендә әлеге пар Караидел елгасы ярында кәеф-сафа корган. Шунда ызгыш чыгып, 30 яшьлек хатын 52 яшьлек иренең күкрәгенә пычак белән чәнечкән. Соңгысы табиблар бригадасы килгәнче вафат булган.

Вакыйга урынына килгән хокук сакчыларына хатын ирен "саксызлык аркасында" үлемечле яраладым", дип аңлаткан. Полицейскийлар аны Тикшерү комитеты бүлегенә илткән, анда җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Фото: kp.ru
Читайте нас