+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
8 июнь 2020, 16:05

Педофил судны көтеп тормаган...

Туймазы шәһәрендә яшәүче 43 яшьлек кешенең коточкыч җинаяте Башкортстанны тетрәндерде.

Туймазы шәһәрендә яшәүче 43 яшьлек кешенең коточкыч җинаяте Башкортстанны тетрәндерде.

Ир машинага 10 яшьлек кызны алып кереп, аны мәсхәрә итә. Педофилны полиция бик тиз тапса да, җинаятьче судны көтмәгән.

«КП-Уфа» басмасы хәбәр иткәнчә, 6 июньдә гаепләнүченең гәүдәсе үз фатирында табылган. Ир янында бер шешә аракы һәм үлем алдыннан язган хаты ята, аның эчтәлеге ачылмый.

Гаепләнүче балигъ булмаган баланы көчләү турында җинаять эше фигуранты була.

Исегезгә төшерәбез: 31 майда 10 яшьлек кыз әнисенә әлеге коточкыч вакыйга турында сөйләгән. Бәхеткә, зыян күрүченең машинасының номерларын хәтердә калдырган, шуңа күрә җинаятьчене тиз тапканнар. Полиция, иргә гаепләү белдереп, өй арестына озаткан.

Бер атнадан соң гаепләнүчене үле килеш табалар...

Фото: bash.news.ru
Читайте нас