+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
8 июнь 2020, 06:40

Әтисен үтергән, әнисен яралаган да өйгә ут төрткән...

Гаилә яхшылар рәтендә булган.

Гаилә яхшылар рәтендә булган.
Татарстанның Саба районында коточкыч фаҗига булган. Анда яшь егет әтисе һәм әнисенә пычак белән һөҗүм иткән. Бу турыда телеграм-каналлар хәбәр итте. Егет әтисен урында ук үтергән, әнисе хәзер реанимациядә ята. Туганнарын яралагач, егет туган йортына ут төрткән.
Әлегә фаҗиганең сәбәпләре турында билгеле түгел. Хокук саклау органнары тикшерү башлаган. Авыл халкы сүзләренчә, бу гаилә яхшылар рәтендә булган, алар яхшы яшәгән. Мондый кайгы киләсен беркем дә башына да китермәгән.
«Әти-әнисенә һөҗүм иткән егеткә 18 яшь, ул үз-үзенә кул салырга маташкан. Хәзер аның гомере өчен табиблар көрәшә», — дип язды KazanFirst сайты хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән. Фаҗига 6 июньдә булган.
Урынга хокук саклаучылар килгәндә 18 яшьлек егетнең әтисе үлгән, әнисе каты яраланган, ул үзе дә авыр хәлдә була. Хәзер алар икесе дә реанимациядә. „Үтерү“, „Үтерергә маташу“ мәддәләре буенча җинаять эше ачылган.
Фото:pixabay.com
Читайте нас