+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
9 Июня 2020, 06:30

Өч баласының гомерен кыйган....

Аннары үз-үзен үтергән.

Аннары үз-үзен үтергән.

Әлеге фаҗига Калмыкиядә Элиста шәһәрендә булган. Анда гаилә башлыгы өч баласының һәм хатынының гәүдәләрен тапкан. Бу урынга республика прокуроры шәхсән үзе чыккан.

Кече яшьтәге балаларның тәнендә авыр яралар була. Фатир ишеге эчтән ябылган, башка кешеләрнең эзләре табылмаган. Тикшерү алдан ук әнисе ниндидер сәбәпләр аркасында балаларын үтергән, ә аннары үз гомере белән дә исәп-хисап ясаган, дип саный.

Шуңа да карамастан, барлык фаразлар да тикшереләчәк. Моннан тыш, хәзер балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү органнары тарафыннан әлеге гаиләнең тиешле контрольдә тотылу-тотылмавы ачыклана.

Фото: mk.ru
Читайте нас