Михаил Ефремовка төрмә яный. Аның гаебе белән теркәлгән авариядә зыян күрүче дәваханәдә вафат булган.
"Табибларның тырышлыгына карамастан, ир-ат вафат булды. Ул гомере өчен нык куркыныч җәрәхәтләр алган", - дип хәбәр итә ТАСС .
Baza мәгълүматларына караганда, Рязаньда туган 67 яшьлек Сергей Захаров һәлак булган. Башка мәгълүматлар буенча, аңа 40 яшь. Мәскәүдә ул шофер-курьер булып эшли.
Элегрәк зыян күрүченең Склифосовский фәнни-тикшеренү институтына авыр хәлдә китерелүе хакында хәбәр ителгән иде.
Михаил Ефремовка бик каты җәза яный. Урыслар әйтмәшли, "доигрался".
Фото: мк.ру