+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 июнь 2020, 06:25

Коронавирустан дәвалаучы кызга һөҗүм иткәннәр

Коронавирус белән авырган балаларны коткаручы шәфкать туташы эштән кайтканда каты кыйналган һәм мәсхәрәләнгән.

Коронавирус белән авырган балаларны коткаручы шәфкать туташы эштән кайтканда каты кыйналган һәм мәсхәрәләнгән.

Бу хәл кич белән эштән кайтканда урман полосасында булган. Кыз үзе артыннан кемдер барганын сизеп ала, ә карарга әйләнгәч, егет аны агачлар арасына өстерәп алып кереп китә.

Җинаятьче аны бик нык кыйный. Кыз бик куркыныч хәлдә ярдәмгә чакыра алмаган.

Көчләүче аңа пычрак эшен башкару өчен боерыклар бирә, кыз коточкыч кыйналуларны туктату өчен тыңлый.

Бу хәл берничә сәгать дәвам итә. Аннары вәхши корбанын ташлап китә. Кыз телефонын табып, подициягә хәбәр иткән.

Бераздан 25 яшьлек бәндә тотылган. Ул Мәскәүгә төпкел төбәктән килгән кеше булган.

Фото: mk.ru
Читайте нас