Җинаять кылуда аның туганына гаеп белдерелгән.
Башкалада Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрен үтергәннәр — полицейскийның гәүдәсен 6 июньдә Киров районы территориясендә тапканнар, әмма җинаять турында буген, 9 июньдә генә билгеле булды.
Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Үтерүдә шикләнелеп, һәлак булучының 30 яшьлек туганын тоткарлыйлар.
- Башлангыч мәгълүматлар буенча, җинаять алар арасында көтмәгәндә килеп чыккан конфликт нигезендә кылына. Хәзерге вакытта материаллар, процессуаль карар кабул итү өчен, Русия Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсенә җибәрелде. Башкортстан Республикасы буенча эчке эшләр министры тарафыннан хезмәт тикшерүе үткәрү билгеләнде, - дип аныкладылар ведомствода.
Фото: Тимур Шәрипкулов