Әллә Уфада маньяк пәйда булганмы?
Башкалада яшәүче яшь пар чак кына үлми калган.
9нчы июньдә төнге сәгать өчтә ир белән хатын Дан бульварында урнашкан фатирларына кайтанда подъездда аларга билгесез ир-ат пычак белән һөҗүм иткән. Бу хакта "КП-Уфа"ның үз чыганагы хәбәр иткән.
Мәгълүм булуынча, җинаятьче 28 яшьлек ирнең - муенына, ә аның 22 яшьлек хатынының терсәгенә суккан. Бәхетсезләр исән калган һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.
Чыганак аңлатканча, ир белән хатын исерек хәлдә булган. Зыян күрүчеләр полициягә алар белән һөҗүм итүче арасында низаг килеп чыгуын белдерә. Хокук сакчылары вакыйга урыныннан пычак тапкан.
Фото: kp.ru