37 яшьлек ханымга әле яшәргә дә яшәргә иде.
Баймак районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. "Унбишенче" модельле "ВАЗ" машинасын йөртүчесе барган шәпкә юл читенә төшеп киткән. Шуннан соң җиңел машина ауган.
Һәлакәт Акъяр - Сибай автоюлының 97нче чакрымында була. Руль артында Сибайның 56 яшьлек кешесе утырган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында ул исерек булган.
Аның янында утырган 37 яшьлек хатын авыр җәрәхәтләрдән фаҗига урынында үлгән.
Әлеге фаҗиганең хәл-шартларын ЮХХДИ хезмәткәрләре ачыклаячак.
Фото: bash.news.ru