Хатын бу гамәле белән икенче хатын янына чыгып киткән ирен кире кайтармакчы булган.
Бу хәл Санкт-Петербургта булган. Өч ай элек чыгып киткән ирен хатын куркыту ысулы белән кайтармакчы булган. 7 июнь көнне ул иренең телефонына: "Янә минем янга кайтмасаң, балабызны үтерәм", дип хат язган. Ир шул көнне үк бу хәл турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән.
Шул көнне хокук сакчылары хатынны тоткарлаган, ә бала әлегә тәрбиячеләр кулына бирелгән. Хәзер хатын белән психологлар эшли. Аның сүзләре буенча, ул баласын үтерергә уйламаган, куркыту белән ирен кире кайтармакчы гына булган, имеш.
Ир хәбәр итүенчә, ул баласы белән атнага бер күрешеп тора, вакытында алиментны түли. Хәзер хатынны ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Фото: zen.yandex.ua сайтыннан.