Ул урындагы сантехник булып чыккан.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсендә кеше үтерүдә һәм көчләүдә шикләнелүчене тоткарлаган. Ул Ступино һәм Каширино шәһәр округлары территориясендә эш иткән сантехник булып чыга.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, шикләнелүче 2013, 2015 һәм 2020 елларда өч хатын-кызны көчләгән һәм үтергән. Ир җинаять кылган йортларга үтеп керә. «2020 елның гыйнварында ул йортның икенче катына күтәрелә һәм 10 яшьлек кызны көчли», - диелә хәбәрдә.
Хәзерге вакытта бу явызлыкларның нечкәлекләре ачыклана. «Типлары буенча бу бөтенләй төрле хатын-кызлар. Мәсәлән, аның беренче корбаны 40 яшьлек ханым булган. Ул аны үтерә һәм мәетен яшерә. Башка ике очракта ул өйләргә керә, көчли һәм үтерә. Баланы интектерүен шушы йортта яшәүче өлкәннәр ишетмәгән дә. Аның генетик эзләре өч кешене үтерү һәм көчләү урыннарында табылган", - диләр хокук саклау органнарында.
Шикләнелүче урындагы 53 яшьлек кеше, ул сантехник булып эшли. Ир соңгы тапкыр дүрт көн элек 88 яшьлек пенсионер ханымны үтергән. Аның гаиләсе һәм ике баласы бар. Ул гаебен таныган.
Фото: kp.ru