Республика Югары суды моннан баш тартты.
15 июньдә Башкортстан Югары суды Уфа фәхишәсе Мария Лусникованы көчләүче өчен җәзаны катгыйландырудан баш тартты. Әлеге ханым, район суды карары белән риза булмыйча, Югары судка шикаять биргән иде.
Нигериядән Осиа Альфаеус Эбитимның Лусникованы көчләү буенча эше республикада гына түгел, илдә киң яңгыраш алды.
2018 елның 31 декабрендә әлеге кешене 40 яшьлек Мария Лусникованы көчләүдә шикләнелү һәм талау буенча тоткарлаганнар. Аны гаепле дип таныдылар һәм 2 ел һәм 4 айга колония-поселениегә хөкем иттеләр.
Ул СИЗОда булган вакытта җәза срогын тутыру сәбәпле, суд залында ук азат ителде.
Фото: gorobzor.ru