+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
15 июнь 2020, 06:05

Ике самолет бәрелешкән

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Кичә Санкт-Петербургтагы Пулково азропортында "Урал авиалинияләре" һәм S7 авиакомпанияләре самолетларының очып китү-төшү полосасында бәрелешүе теркәлгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, аэропорт штат режимында эшли. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, инциденттан соң аэропортта прокурор тикшерүе үткәрергә карар кылганнар.

Әле тикшерүчеләр ике самолётның бәрелешүе белән бәйле хәлне ачыклый. Бу хакта Русия тикшерү комитетының Төньяк-Көнбатыш тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Ведомство хезмәткәрләре вакыйга урынын карый. Алар бәрелешү килеп чыккан шартларны һәм сәбәпләрне ачыкларга ниятли. Шуннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк.

Фото: kp.ru
Читайте нас