+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
17 Июня 2020, 10:50

Балалар тимер юлда рельска таш куеп уйнаган

Уфа – Дим тимер юлында ике кечкенә бала йөрүен йөк составы машинисты күреп кала.

Уфа – Дим тимер юлында ике кечкенә бала йөрүен йөк составы машинисты күреп кала.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа транспорт-линия идарәсе мәгълүматы буенча, 6 һәм 7 яшьлек сабыйлар, үзләренең гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куеп, рельсларга ташлар салып уйнаганнар.
Урынга кичекмәстән линия идарәсе хезмәткәрләре бара. Балаларны вакытында хәвефсез урынга илтәләр.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар алар белән профилактик әңгәмә үткәргән. Ата-аналарга карата балаларны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү буенча административ хокук бозу турында протокол төзелгән.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас