+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
16 июнь 2020, 19:35

"Үлгән кызның гаиләсенә ярдәм күрсәтәчәкбез"

"Ситимобил" компаниясе Башкортстанда үсмерләр белән булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенә аңлатма бирде.

"Ситимобил" компаниясе Башкортстанда үсмерләр белән булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенә аңлатма бирде.

Компания һәлак булган үсмер гаиләсенә ярдәм күрсәтергә планлаштыра.

«Без бүген булган авария уңаеннан тирән кайгы кичерәбез һәм фаҗигадә гаеплеләр җәза алсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. "Ситимобил" кешеләр ташучы булып тормый: сервис автомобильләргә ия түгел һәм машина йөртүчеләр өчен эш бирүче түгел. Әмма командабыз исеменнән һәлак булган бала гаиләсенә ярдәм итәргә карар кылдык.

Фаҗига турында беренче хәбәрләр пәйда булуга ук, эшкә керештек. Видеодагы автомобиль, чыннан да, "Ситимобил"нең партнеры автомобиле булып тора. Әмма автомобиль 13 июньнән "Ситимобил" сервисы аша килгән заказларны үтәү өчен файдаланылмаган. Хәзерге вакытта без видеодагы кеше "Ситимобил" партнерының шоферы булып тора дип ышаныч белән әйтә алмыйбыз. Әле "Ситимобил" хокук саклау органнарына кирәкле ярдәмне күрсәтә".

Искәртеп узабыз, бүген Иглин районында «Рено Логан» шоферы 9нчы сыйныфны тәмамлаган 15 яшьлек кызны бәрдерә. Ул шул урында һәлак була. Аның сыйныфташы авыр хәлдә. Водитель исерек булган.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас