Ул Санкт-Петербургта, шулай ук Русиянең Владимир һәм Самара өлкәләрендә кызларга һөҗүм иткән.
«Фонтанка» порталы мәгълүматлары буенча, Салават егете Петербургта 21 яшьлек хатынга һөҗүм итә һәм аны подъездда көчли. Тиздән ирне тоткарлыйлар һәм җинаять эше кузгаталар.
Соңрак көчләүче тормышының башка нечкәлекләре ачыклана. Генотипны тикшерү нәтиҗәсендә, ирнең ДНКсының Владимир һәм Самара өлкәләрендә кызларга һөҗүм иткән көчләүчеләр ДНКсына туры килүе ачыклана.
Кызларга һөҗүм иткәнче, ирне вак хулиганлык өчен тоткарлыйлар һәм ул хәтта ике тапкыр Башкортстан һәм Свердловск өлкәсендә психиатрия дәванәләрендә булырга өлгергән. Тәртип сакчылары тоткарланган кешенең илнең башка төбәкләрендә дә шундый ук җинаятькә катнашы булырга мөмкин дип саный.
Фото: kp.ru