Стәрлетамакта исерек ир машинасы астында калып һәлак булган кызга 15 яшь тулган булган.
Бүген Стәрлетамакта исерек шофер ике мәктәп укучысын бәрдергән очрак турында тулырак мәгълүматлар билгеле. Юл-тарнспорт һәлакәте кичә булган. Анда бер кыз үлгән. Аңа нибары 15 яшь иде, бер атна элек ул үзенең туган көнен билгеләп үткән.
Авария урынында кыз аңын югалта һәм аны ашыгыч медицина ярдәме машинасында дәваханәгә алып китәләр, тик табиблар үсмерне медицина учреждениесенә алып килеп җиткерергә өлгерми, кыз аңына килмичә, машинада үлә. Ул урындагы мәктәпнең 8нче сыйныфын тәмамлаган.
Икенче кызны Стәрлетамакның 1нче санлы шәһәр дәваханәсенә илтәләр. Аның ябык баш мие җәрәхәтләнүе, аскы теш казнасы һәм умрау сөяге сынуы ачыклана. Кыз 6нчы сыйныфта укый. Хәле уртача авырлыкта дип билгеләнә.
Шофер үзе исерек килеш руль артына утырган.
- Аңа 66 яшь, ул пенсионер һәм балаларны тәүлекнең якты вакытында таптата. Кызлар тротуардан китеп барган була, - дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән.
Фото: ГИБДД по РБ.