+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
19 июнь 2020, 06:59

Үлгәннәр турында мәгълүмат саткан полицейский хөкем ителгән

Хәбәр хакы - 500-1000 сум булган.

Хәбәр хакы - 500-1000 сум булган.

Стәрлетамакта яшәүче полиция хезмәткәре ритуаль салон директорына вафат булучылар турында хәбәр биреп торган. Суд аны вазыйфаларын үз мәнфәгатендә файдалануда гаепле дип тапкан. Бу хакта Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

- Юридик берәмлек директоры шикләнелүченең банк картасына мәрхүм турында бер хәбәр өчен 500-1000 сум акча күчергән. Ритуаль салоннан полиция хезмәткәре исәбенә барлыгы 50 мең сумнан артык акча күчерелгән, - дип аныкладылар ведомствода.

Үлүчеләр турында мәгълүмат матәм хезмәтенә оператив эшләү һәм заказлар алу өчен кирәк булган.

Полицейский үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны өч елга сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга һәм өч айга ирегеннән мәхрүм иткән.
Бер хезмәткәр кырын эше өчен җәзасын алган. Әмма әлеге хезмәткә ярдәм итүчеләр эшчәнлеге дәвам итә - якыныңның үлеме турындагы хәбәр белән белән бергә, ишектә кыңгырау яңгырый - мәтам хезмәте.

Николай Васильевич мондый вак каракларга 500 тәңкәгә "үле җаннарны" урлап сатырга өйрәтеп калдырды шул. Гогольне әйтүем.

Фото: Тимур Шәрипкулов.


Читайте нас