+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
18 июнь 2020, 19:05

Әнием дип тормаган

Кичә Башкортстанның Ярмәкәй районында коточкыч хәл булган.

Кичә Башкортстанның Ярмәкәй районында коточкыч хәл булган.
Авылларның берсендә урнашкан дача йортында 49 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе табыла. Бәхетсезне пычак белән кискәләп бетергәннәр: йөрәге зыян күргән, аркасы, йөзе һәм куллары кискәләнгән.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре, үтерүдә шикләнеп, хатынның 20 яшьлек улын тоткарлаган. Тиздән егет үз гаебен таный. Хәзер ул кулга алынган, тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Егет республиканың күрше төбәгендәге уку йортларының берсендә укый.
Фото: kp.ru
Читайте нас