Русия Эчке эшләр министрлыгы Уфа шәһәре буенча идарәсенең 7нче санлы полиция бүлеге (Уфаның Совет районы) шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, сәламәтлеге, физик әзерлеге буенча хезмәт бурычларын үти алырлык 18-40 яшьлек гражданнарны эчке эшләр органнарына хезмәткә чакыра.
Полицейкий (водитель), полициянең участок инспекторы (ОУУП һәм ПДН), дознание бүлеге тикшерүчесе, территориядәге җинаятьләрне тикшерү бүлеге тикшерүчесе вазыйфалары вакантлы.
Русия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән, сәламәтлек торышы буенча яраклы, водитель таныклыгы булган, хөкемгә тарттырылмаган, административ хокук бозулары булмаган гражданнар кабул ителә.
Участок инспекторы һәм полицейский (водитель) өчен - югары, урта-махсус, тулы урта белемнәр, дознаватель һәм тикшерүче өчен югары юридик белем кирәк.
Аларга түбәндәге социаль гарантияләр күрсәтелә: тотрыклы һәм лаеклы хезмәт хакы, еллык түләүле отпуск һәм өстәмә яллар, Русия эчке эшләр системасында шифаханә-курорт дәвалавы, форма белән тәэмин ителү, түләүсез медицина хезмәтләндерүе, Уфа юридик институтуына түләүсез укырга керү мөмкинлеге, хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен Русия территориясендә ял урынына түләүсез бару, торак арендалаган өчен акчалата компенсация бирү.
Хезмәткә урнашу мәсьәләләре буенча Уфа шәһәре, Һ. Дәүләтшина урамы, 4 ("Аграр университет" тукталышы) адресы буенча мөрәҗәгать итәргә, телефоны 8-917-440-01-08 - Галимов Валерий Зәки улы.
Фото: news.megatyumen.ru