Монысы - Стәрлетамакта.
Балалар катнашлыгында фаҗига Стәрлетамакта 18 июнь көнне кичке унда Горький урамында була. "Лада-Калина" автомобиле руле артында барган ир 13 һәм 14 яшьлек ике кызны бәрдерә. Җитди имгәнүләр белән балаларны дәваханәгә алып китәләр. 23 сәгатьтә зыян күрүчеләрнең берсенең үлүе билгеле була. Икенчесенең гомере өчен табиблар көрәшә.
- Башлангыч мәгълүматлар буенча, шофер исерек хәлдә иде, — дип аңлаталар ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.
Алкометр ирдә бер литрга һавага 0,838 миллиграмм спирт күрсәткән — бу закон тарафыннан рөхсәт ителгән нормадан биш тапкыр күбрәк (0,16 мг/л).
Берничә көн элек кенә Иглиндә такси руле артындагы исерек ир укучылар төркеменә барып менгән иде. Балалар юл читеннән мәктәптән аттестат алып кайтып килгән. Бәрелештән соң машина кюветка оча — ир качарга омтыла, тик такси тәгәрмәчләре биек үләндә тоткарлана. Аны, полиция хезмәткәрләре килгәнче, узып баручылар тотып тора. Исерек шофер гаебен таный, гафу үтенә.
Авариядә бер кыз һәлак булды, тагын бер укучы дәваханәдә.
Фото: ГИБДД по РБ.