Русия Конституциясе - һәркемнең тормышында мөһим урын тотучы гаять әһәмиятле документ.
Илнең Төп Законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашу - һәркемнең намус эше, дип исәпли Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Октябрьский шәһәре “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы генеральный директоры Раил Фәхретдинов.
- Русия Конституциясе - һәркемнең тормышында мөһим урын тотучы гаять әһәмиятле документ. Аңа ярашлы, алдагы вакыт аралыгына ил гражданнарының хокуклары һәм бурычлары билгеләнә. Тормыш-көнкүрешкә бәйле бихисап мәсьәләләр Конституциядә чагылыш таба. Ахыр чиктә, илебез эшчәнлегенең төп юнәлешләре дә Төп Законда күрсәтелә.
Русия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр йөздән артык, ә алар арасында өстенлекне халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән социаль мәсьәләләр блогы алып тора. Атап әйткәндә, Конституция хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан ким булмаячак, ә пенсия ким дигәндә елына бер тапкыр индексланачак, дип турыдан-туры гарантияли. Сыйфатлы медицина ярдәме, гражданнарны социаль яклау, кешеләр сәламәт яшәү рәвеше алып барсын һәм үз сәламәтлегенә җаваплы карасын өчен тиешле шартлар тудыру хәзер дәүләтнең өстенлекле бурычы дәрәҗәсенә чыгарыла. Төзәтмәләрдә дәүләт өчен иң зур кыйммәтләр сыйфатында балалар булуы таныла һәм ятимнәр өчен ата-ана вазыйфалары дәүләт карамагына бирелә. Гомумән, гади халык мәнфәгатьләре төзәтмәләрдә югары биеклеккә куела һәм, минемчә, бу дөрес тә.
Бу җәһәттән шуны билгелеп үтәсе килә. Халыкны социаль яклау юнәлешендәге чараларга игътибарны арттыру зарурлыгы бүгенге көн таләпләреннән чыга, шуңа да аны Төп Законда ныгыту мөһим. Төзәтмәләр шуны күздә тота да инде. “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы коллективына да турыдан-туры кагыла бу. Әйтергә кирәк, коронавирус пандемиясе шартларында предприятие авыр хәлгә дучар ителде. Республикада кертелгән чикләүләргә ярашлы, апрельдә тулысы белән һәм майның 10 көнендә завод туктатылып, эшләмәде. Барлыгы 2586 хезмәткәрне берләштергән коллектив өчен зур сынау рәвешен алды бу. Хәзер эшчәнлек көйләнә, завод элекке хезмәт режимына тулысынча кайтты. Без бу сынауны, дөресен әйткәндә, лаеклы үтә алдык. Иң мөһиме – коллективта хезмәткәрләрне кыскартуларга юл куелмады. Сүз дә юк, эшчәнлектә табигый үзгәрешләр булып тора, кемнәрдер пенсиягә яисә декрет ялына китә. Әлеге көндәлек үзгәрешләрдән коллектив өчен аеруча көтеп алынганын да күрсәтеп үтәр идем. Соңгы чорда “Альтернатива” продукциясенә ихтыяҗ күзгә күренеп артты. Шуңа бәйле, заказлар да артты. Әйтергә кирәк, коллектив моны дөрес тоемлады һәм аңа фидакарь хезмәт белән җавап бирә.
Шул ук вакытта, авыр һәм катлаулы чорда “Альтернатива”га дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелүен дә билгеләр идем. Бу юнәлештә ике проект тормышка ашырылды. Аның беренчесе заводта чыгарылган продукциягә бәйле. “Альтернатива”да коронавирус чорында аеруча күпләп таләп ителгән эшләнмәләр җитештерү җайга салынды һәм шушы максатта финанс ярдәме алдык.
Икенче проект предприятиенең чимал алуга бәйле әйләнештәге акчасын тулыландыруны күздә тота. Тоташ алганда, “Альтернатива”га күрсәтелгән дәүләт ярдәме 50 миллион сумнан артты.
Сүз дә юк, заводка пандемия салган зыян моңардан күпкә зуррак, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, моңарчы сәгать кебек көйле эшләгән предприятиенең технология чылбырында көтелмәгән үзгәрешләр барлыкка килде. Алар төп эшчәнлеккә нык сукты, чөнки тоташ Русия күләмендәге һәм аерым чит илләрдәге партнерлар белән бәйләнешләр бозылды, планлаштырылган эре проектларны тормышка ашыру тоткарланды. Ләкин шунысы хак – дәүләт ярдәме бик тә вакытлы булды, ул хезмәт коллективының матди хәлендә уңай чагылыш тапты. Хәзер, әйткәнемчә, эшчәнлек тә, төбәкләр белән элемтәләр дә җайга салына, чимал белән тәэмин итүдәге өзеклекләрдән арынабыз.
Катлаулы вакыт сынавыннан шул рәвешле сабак алган “Альтернатива” коллективының ил Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр буенча Бөтенрусия чарасында актив катнашачагы аңлашыладыр. Гомумән, шуны истән чыгармыйк – Русиянең киләчәге барыбызның да бу көнне тавыш бирүенә бәйле. Ил әһәмиятендәге мөһим һәм җаваплы чарадан беребез дә читтә калырга тиеш түгел, дип исәплим. Әлбәттә, әле дә дәвам иткән пандемия шартларында сәламәтлек саклау буенча тиешле һәм мотлак чаралар үтәлгәндә. Сайлау участокларында бу юнәлештә бөтен шартлар тудырылуына шикләнмәскә мөмкин. Шуңа да тавыш бирүдә катнашып, илебезнең киләчәге өчен үз өлешеңне кертү - һәркемнең намус эше, дип саныйм.
Фәнүр Гыйльманов әзерләде.