Дүрт ай элек югалган малай табылган.
Кичә Әстерханда мартта югалган 12 яшьлек үсмернең гәүдәсен тапканнар.
Аны өлкән абыйсы йортының идәне астында бетонга катырганнар. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү фаразы буенча, малай 4 мартта өйдән чыгып китә һәм икенче көнне иртән кайта. Мөнәсәбәтләрне ачыклау вакытында 56 яшьлек ана улына гантель белән тондыра. Бала алынган ярадан үлгән, 6 мартта аның әти-әнисе полициягә югалу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Бу вакыт эчендә малайның гаиләсе хокук сакчыларын бутарга маташкан. Туганнары видеокүзәтү камералары язмаларында "югалган" улларын таныган һәм аны берничә тапкыр өй янында күрүләрен белдергән. Кыскасы, бала исән, тик кайдадыр йөри, дигән фикер тудырырга тырышканнар.
Ана кулга алынган.
Фото: mk.ru