+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
22 Июня 2020, 05:30

Трассада... бала?

Әбҗәлил районында трассада кечкенә кыз табылган.

Әбҗәлил районында трассада кечкенә кыз табылган.

Шушында яшәүче бер ир үз автомобилендә өенә кайтканда кинәт фара утында юл читендә басып торган баланы күреп ала.

Ул сөйләвенчә, сабый сорауларга җавап бирми, әмма таныш булмаган кешенең машинасына утырырга каршы килми. Ир аны полиция бүлегенә алып барырга була.

Тиздән баланың әти-әнисен эзләүгә оперативниклар кушыла. Кыска гына вакыт эчендә алар табылган һәм полициягә озатылган. Хәзер кызга берни дә янамый, ул өендә. Сабыйның әти-әнисенә баланың ни өчен трассага барып чыгуын аңлатырга туры киләчәк.

Фото: bash.news.ru
Читайте нас