Республикада янә исерек водитель катнашлыгында авария булган.
"ВАЗ" шоферы велосипедта китеп барган 13 яшьлек малайны бәрдерә.
Авария Языково-Балышлы-Чишмә автоюлының 7нче чакрымында була. Җиңел машина руле артында утырган 46 яшьлек ир юл-транспорт һәлакәте вакытында исерек булган.
Үсмер җәрәхәтләр алган. Аны дәваханәгә салалар. Бу хәлнең шартлары ачыклана.
Фото: bash.news.ru