Аны ятим балаларга торак биргәндәге хилафлыкларда гаеплиләр.
Белорет шәһәренең элекке мэры Владислав Мироновка карата җинаять эше кузгатылган. Аны ятим балаларга яшәү өчен яраксыз торак бүлеп бирүдә гаеплиләр. Аннан хокук саклау органнары читкә китмәү турында култамга алганнар, дип хәбәр итә «МК».
Белорет хакимияте тарафыннан болай да яклаусыз балаларны бернинди нормаларга да туры килми торган хәрабәләргә урнаштыру хакында биш-алты ел элек сүзләр йөргән иде.
"Собкор02" хәбәр иткәнчә, элекке мэрның ятим балаларга яраксыз торакны бүлеп биргәндә үз вазыйфасы вәкаләтләрен арттыру фактын Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе оперативниклары белән Башкортстан тикшерү комитеты тикшерүчеләре ачыклаган.
Владислав Мироновка карата, Русия Җинаять кодексының 285 маддәсенә нигезләнеп, ятимнәрне яшәү өчен яраксыз торакка күчерү белән бәйле 10 очрак буенча җинаять эше кузгаттылар. Әгәр суд элекке түрәне гаепле дип таныса, аңа җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Фото: “Известия”.