+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
25 июнь 2020, 19:10

Икмәк эчендә... кесә телефоны

Салаваттагы катгый режимлы колония хезмәткәрләре тоткыннар өчен тәгаенләнгән 18 телефон, өч сим-карта һәм аларга аксессуарлар тапкан.

Салаваттагы катгый режимлы колония хезмәткәрләре тоткыннар өчен тәгаенләнгән 18 телефон, өч сим-карта һәм аларга аксессуарлар тапкан.

Тыелган әйберләр майонез салынган пластик чиләктә яшерелгән булган.

Шул ук вакытта Мәләвез шәһәренең 7нче колониясендә сакчылар "ГАЗ" машинасын тикшергән вакытта ике кесә телефонын тапкан. Машина ипи ташый. Нәкъ менә буханкаларның берсендә кесә телефоннары табыла.

«Тыелган предметларны тапшыру омтылышы факты буенча тикшерү алып барыла", - дип хәбәр иттеләр Җәзаны үтәтү буенча республика идарәсендә.

Ведомство матбугат хезмәтендә шулай ук әлеге хокук бозу өч меңнән биш мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә, дип өстәделәр.


Фото: kp.ru
Читайте нас